«Тарихның ачы язмышлы битләре»: видеодәрес (6+)
19 февраль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе ял көне клубы әгъзалары өчен «Тарихның ачы язмышлы битләре» дигән видеодәрес уздырды. Чара «Йөрәкләрдә һәм китапларда – сугыш турында хәтер» дигән китап күргәзмәсен карау белән башланды. Анда сугыш турында китаплар һәм хикәяләр тәкъдим ителде. «Аларның батырлыгы гасырлар буе яшәр» дигән видеопрезентация ярдәмендә, клублылар авыр сынаулар, рәхимсез дошманга каршы көрәшүче халык көчләренең чиктән тыш киеренкелек вакыты турында белде. Балалар бик теләп сугыш турында шигырьләр, М. Ефетовның «Девочка из Сталинграда», В. Железняковның «В старом танке» хикәяләреннән өзекләр укыды. Яшь китап сөючеләр Бөек Ватан сугышы вакытында үзләренең әби-бабалары тормышы турыда сөйләде. Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды. |